«Әниемә гөлләмә» мастер-классы (6+)

18 ноябрь көнне 8 нче санлы балалар китапханәсе, «Алдынгы укучы: укыйбыз, өйрәнәбез, иҗат итәбез!» программасы кысаларында, Әниләр көненә үзенчәлекле бүләк әзерләү буенча «Әниемә гөлләмә» мастер-классы уздырды. 

Букет для мамы
20221118_100725
20221118_102849
20221118_112527
20221118_121606

Чара башында балалар «әни» сүзенең җир йөзендәге иң борынгы сүзләрнең берсе булуы һәм барлык телләрдә диярлек бертөрле яңгыравы турында белде. Классик шагыйрьләрнең һәм замандашларның әни турында балалар өчен шигырьләре һәм җырлары яңгырады. Китапханәчеләр җитәкчелеге астында балалар үз куллары белән әниләре өчен катыргы, төсле кәгазь, тасма һәм сәйләннәрдән гадәти булмаган открыткалар ясады. Очрашу барышында балалар матурлык тудырырга, фантазияләрен эшкә җигәргә, хисләрен чагылдырырга һәм үз хезмәте нәтиҗәсенә куана белергә өйрәнде.

Балалар чара барышында кисеп, ябыштырып һәм төсләр, формалар һәм материаллар сайлап кына калмады, ә иң кадерле, якын һәм сөекле әниләре турында сөйләде. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: